Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

КИЛДЕБӘКТӘ ЯШӘҮЧЕ ИЛҺАМ ҺАШИМ УЛЫ НУРГАЛИЕВКА – 60 ЯШЬ

23 ноября 2018, 11:05

1000

0

0

КИЛДЕБӘКТӘ ЯШӘҮЧЕ ИЛҺАМ ҺАШИМ УЛЫ НУРГАЛИЕВКА – 60 ЯШЬ

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез!        

Шушындый якты бәйрәмеңдә сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз! Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә түгел, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа! Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта,саулыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Бүген синең, әти – юбилеең!

60 яшең – Ходай бүләге.

Син – салучы безнең йорт нигезен,

Барыбыз очен тормыш терәге.

Озын гомер бирсен, Ходай, дибез,

Кояш сиңа бирсен яктылык.

Барлык балаларың, оныкларың

Китерсеннәр бары яхшылык.

Изге теләкләр белән әниебез, балаларың, оныкларың. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Фото: https://pixabay.com | alsen

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев