Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Кибәче авылында яшәүче Нурфига Хаҗиәхмәт кызы Әдһәмовага – 60 яшь

24 октября 2018, 14:45

1003

0

1

Олы Кибәче авылында яшәүче Нурфига Хаҗиәхмәт кызы Әдһәмовага – 60 яшь

60 яшең белән котлап,

Зур бәхетләр сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен,

Олылыйбыз бүген сине без.

Бүген синең юбилеең,әни!

Алтмыш яшең-Ходай бүләге.

Син салучы шушы йорт нигезен,

Әти өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең аша

Бу тормышта яшәү серләрен.

Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит

Безне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,

Киңәшләрең булды үтемле.

Шуңадыр ул, яшибез без, әни,

Кызартмыйча синең битеңне.

Абынганда, җайлап аңлатасың,

Сабыр төбе алтын икәнен.

Син тамыры булсаң, без тармагы,

Җиргә берегеп үскән имәннең.

Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен.

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын

Картлыгыңның якты язында.

Сине яратып, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев