Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Шыңар авылында яшәүче Гадения Галимулла кызы Габделхәевага

12 января 2018, 09:30

1319

0

0

Олы Шыңар авылында яшәүче Гадения Галимулла кызы Габделхәевага

Хөрмәтле Гадения Галимулловна!

 

Сезне гомер бәйрәмегез - 55 яшегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Әлеге юбилеегызга Сез матур тормыш һәм бай хезмәт юлы узып килдегез.1991 елдан бирле Олы Шыңар авыл җирлегендә физик һәм юридик затларга сыйфатлы иминият хезмәте күрсәтеп, үзегезнең һөнәри осталыгыгызны чарладыгыз һәм Росгосстрах Иминият Җәмгыяте Агенты абруен һәрвакыт югары биеклектә тоттыгыз.Әдәпле, риясыз, гадел, туры сүзле, ярдәмчел,
миһербанлы булуыгыз белән Сез һәркемнең күңеленә юл таба белдегез.

 

Гаиләдә дә сез ирегез Мәгъсүмгә якты йөзле, тугрылыклы таяныч, Бөек Ватан Сугышы һәм Иминият Ветераны булган кайнатагыз мөхтәрәм Габделхак агага - йомшак телле,
мәрхәмәтле килен, кыз-улларыгыз өчен -сабыр, шәфкатьле Ана! Алга таба да
тормышыгыз күгендә һәрчак кояш балкысын, бүгенгедәй муллыкта, сәламәтлек, тигезлек белән бәхетле гомер итегез!
Олы ихтирам белән, Зөлфир
ә Котдус кызы Иксанова.

 

Олы Шыңар авылында яшәүче Гадения Галимулла кызы Габделхәевага – 55 яшь

Кадерле апабыз! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигез, имин тормыш, җизни белән пар канатлы булып, балалар, оныклар игелеге күреп,уртак шатлыкларны бүлешеп, бәхеткә күмелеп яшәвеңне телибез!

Иң изге теләкләр белән әниебез, туганнарың Раузит-Сәвия,Ришат-Эльвира һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев