Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Озак еллар «Саба таңнары» газетасында хезмәт куйган каләмдәшебез Гөлсинә Наил кызы Галимуллинага 27 ноябрьдә - 60 яшь

27 ноября 2017, 14:32

1001

0

1

 

Хөрмәтле Гөлсинә Наилевна! Күркәм гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез!Сезнең шәфкатьле җаныгызга саулык, игелекле йөрәгегезгә ныклык, җан тынычлыгы телибез!

Озак еллар редакциябезнең авыл хуҗалыгы бүлегендә хезмәт куйдыгыз.Язмаларыгызда районыбыз хуҗалыклары, колхоз-совхозлар һәм тамырлары белән авылга береккән җир кешеләре, аларның игелекле эшләре турында яктырттыгыз. Хатын-кыз һәм җәмгыять, әдәп-әхлак, тәрбия темаларына да яратып иҗат иттегез. Лаеклы ялга киткәч, иҗат эшегез тагы да киңрәк колач алды. Сезнең китап булып дөнья күргән әсәрләрегезне хәзер якташларыгыз гына түгел, чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә яратып укыйлар.Тормышның тирән фәлсәфәсе белән сугарылган әсәрләрегез һәркем уйланырга мәҗбүр итә, кемдер яшәргә көч ала яки яңа максат белән яши башлый. Алга таба да иҗат чишмәгез саекмасын.Сезгә яңа уңышлар, илһам һәм рухи ныклык телибез. Гаилә иминлегендә, балаларыгызның игелеген күреп, оныклар бәхетенә куанып яшәргә язсын!

Ихтирам белән редакция коллективы.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X