Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Озак еллар«Саба таңнары» редакциясендә хезмәт куючы хезмәттәшебез Райлә Таһир кызы Габдрахмановага – 50 яшь

07 марта 2018, 15:11

986

0

0

Озак еллар«Саба таңнары» редакциясендә  хезмәт куючы хезмәттәшебез Райлә Таһир кызы Габдрахмановага – 50 яшь

Хөрмәтле   Рәйлә Таһировна!

     Сезне язгы кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыта башлаган  көнгә туры   килгән  күркәм юбилеегыз белән чын йөрәктән котлыйбыз. Һәрберсе шатлык-куанычлар гына түгел, кайвакыт борчулар  да китергән еллар  арты  еллар  үтеп, Сезне истәлекле,  гомер  бәйрәменә  китерде. Еллар узган саен кеше үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала,  үткән гомер юллары, тормыш  мизгелләре  күз алдына килә. Иң куанычлысы - узган елларның  заяга узмаганлыгын, яшьлек  чәчәк  атканда барлыкка  килгән җимешләрнең инде өлгергәнен бар  күңелең белән тою, кабатланмас  хисләр  кичерү. Сезнең менә шундый гүзәл чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз.  Һәр туасы көннәр Сезгә  елмаю китерсен, бәхет инешегез тулып аксын, күңел чишмәгез чиста, саф булсын. Тормыш юлдашыгыз Мулланур белән пар канатлы  булып, кызларыгызның игелеген күреп, бәхетле гомер итәргә  язсын.

Килер  язның  бөтен матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе.

Күңелдәге  изге теләкләрне,

Килә бүген сиңа әйтәсе.

Ходай сиңа тыныч тормыш бирсен,

Балалардан күр син игелек.

Хәләл көчең белән тормыш иттең,

Бәхетләрең булсын гомерлек

Ихтирам белән “Саба  таңнары” газетасы редакциясе  коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев