Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«Саба таңнары» редакциясе баш бухгалтеры Резеда Вахит кызы Гатинага- 55 яшь

05 июня 2018, 11:25

1265

0

1

«Саба таңнары» редакциясе баш бухгалтеры Резеда Вахит кызы Гатинага- 55 яшь

 

Хөрмәтле хезмәттәшебез Резеда Вахитовна! Сезне чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез!

Коллективыбызда озак еллар фидакарь хезмәт куясыз, саннар белән ялгышмый эш итәсез. Үз эшенә гашыйк исәп-хисап остасы эшләгән тармагында диңгездә колач җәеп йөзгән кеше кебек. Сезнең өчен саннар – үзе бер мавыктыргыч дөнья, әмма аларның редакция халкы тормышына кагылганын яхшы беләсез. Сездән башка эш бармый, бер генә исәп-хисап операциясе дә башкарылмый. Үзегезгә йөкләнгән җаваплы вазифага тугры калып, редакциянең хисап белән бәйле барлык документларын тәртиптә тотасыз, вакыт-вакыт бухгалтерия кәгазьләре үзегезгә ияреп кайтса да, эш күплектән зарланмыйсыз.

Сезне коллективта тырыш, намуслы, гадел булганыгыз өчен, зур төгәллек таләп итүче эшегезне вакыт белән исәпләшмичә, күңел биреп башкаруыгыз өчен хөрмәт итәбез. Хезмәттәшләрегез турында ихластан кайгырта беләсез, киң күңелле, ярдәмчел булуыгыз да сезгә күркәмлек өсти. Киләчәктә дә бәхет кояшыгыз сүнмәсен-сүрелмәсен, көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булып, гаилә тигезлегендә, балалар игелегендә озын, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын!

Ихтирам белән редакция коллективы

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X