Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«Саба таңнары» редакциясендә эшләүче хезмәттәшебез Эльмира Галимҗан кызы Янгалышевага- 50 яшь

24 октября 2018, 13:52

719

0

0

«Саба таңнары»  редакциясендә эшләүче хезмәттәшебез Эльмира Галимҗан кызы Янгалышевага- 50 яшь

Хөрмәтле Эльмира Галимҗановна!

Сезне чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез!

 Коллективыбызда озак еллар фидакарь хезмәт куясыз.Газетабызны версткалаучы буларак, аның полиграфик яктан бизәлеше өчен җавап бирәсез, «Саба таңнары» укучыларыбыз кулына вакытында килеп ирешсен өчен зур тырышлык куясыз. Сезне коллективта намуслы, гадел булганыгыз өчен, зур төгәллек һәм игътибарлылык  таләп итүче эшегезне вакыт белән исәпләшмичә, күңел биреп башкаруыгыз өчен хөрмәт итәбез. Хезмәттәшләрегез турында ихластан кайгырта беләсез, киң күңелле, ярдәмчел булуыгыз да сезгә күркәмлек өсти. Киләчәктә дә бәхетле һәм сәламәт булып, балаларыгыздан, оныкларыгыздан  игелек күреп, һәр яңа көнгә шатланып, гел яхшыга гына өметләнеп, озын, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын!

Илленче көз сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче.
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картайтмагыз бары күңелеңне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай.
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.

Олы хөрмәт белән редакция коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X