Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сабада яшәүче Фатыйх Фәтхерахман улы Фәтхерахмановка

28 апреля 2018, 15:51

1004

0

0

Сабада яшәүче Фатыйх Фәтхерахман улы Фәтхерахмановка

 

Кадерле әтиебез! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз! Бәхетле кешегә олуг юбилейлар насыйп була. Сиңа да 80 яшь тулды. Әтиебез, син безнең өчен иң кадерле, изге кеше. Синең кебек гади, сабыр, бала җанлы, саф күңелле әтиләр сирәктер. Киңәшләрең һәрчак төпле синең, әти, ярдәмеңне тоеп, горурланып яшибез. Әни белән тормыш корып, биш баланы сөеп үстергәнсез. Киләчәктә дә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, балалар игелеген күреп яшәргә язсын! Әти, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Насыйп итсен озак еллар

«Әти» диеп дәшәргә

Синнән матур үрнәк алып

Синең кебек яшәргә!

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев