Сабада яшәүче кадерле әниебез Тамара Вәли кызы Дәүләтшинаның юбилее
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, һәрвакыт йортыбызның күрке булып, балалар игелеге күреп, әтиебез белән бәхетле, имин картлык кичерүегезне телибез!
Һәрвакытта булдың өйнең яме
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Әтиебез белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез
Без сагынып кайтып кергәндә!
Сине яратып, әтиебез, кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев