Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сабада яшәүче Хәйдәр Хәбибрахман улы Гыйлмановка - 60 яшь

04 апреля 2018, 17:04

1057

0

3

Сабада яшәүче Хәйдәр Хәбибрахман улы Гыйлмановка - 60 яшь

 

Кадерлебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа иң зур байлык- сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез! Син безгә киңәшче дә, таяныч та, тормышта һәрвакыт олы терәгебез булып торасың. Алдагы көннәребездә дә шатлык-куанычларыбыз уртак булсын, әниебез белән иңне-иңгә куеп, балалар, оныклар бәхетенә куанып, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, озын, тигез гомер кичерүеңне телибез!

Ходай сиңа тыныч тормыш бирсен,

Балалардан күр син игелек.

Хәләл көчең белән гомер иттең,

Бәхетләрең булсын гомерлек!

Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, киявең, киленең, оныкларың һәм кода-кодагыйларың.

 

Байлар Сабасында яшәүче Хәйдәр Хәбибрахман улы Гыйлмановка 4 апрель көнне - 60 яшь

Кадерле абыебыз!Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә синең кебек тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә,ярдәмгә әзер олы кешегә әверелә. Син дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып, гомер көзенә аяк басасың. Юбиелеең белән сине! Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп,

энең Айдар гаиләсе һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X