Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сабада яшәүче Нуриман Гатият улы Гарифуллинга – 70 яшь

17 января 2018, 16:53

1429

0

0

Сабада яшәүче Нуриман Гатият улы Гарифуллинга – 70 яшь

 

Кадерле әтиебез! Сине олы бәйрәмең – 70 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әниебез белән бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

 

70 яшь ул әллә ни күп түгел,

Тырыш, әйдә, йөзгә җитәргә.

Язсын йөзгә җитеп әниебез белән

Бергә-бергә гомер итәргә.

 

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

 

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, кызың Алсу, киявең Рамил, оныкларың Миләүшә, Камил, Рифат. Бу теләкләргә әниебез Фирдәвес һәм кода белән кодагыең да кушылалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X