Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сабада яшәүче Әюп Гата улы Әхмәтшинга – 80 яшь

19 октября 2017, 08:19

918

0

0

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән тәбрик итәбез. Еллар барган саен, әти, сиңа булган кадер-хөрмәтебез көннән көн арта гына бара. Төп нигезебезнең җылы учагын сүндермичә, күңелләребезне сөендереп яшәвегезгә мең рәхмәт сезгә, әти! Бүгенгедәй саулык-сәламәтлек белән бәхет-шатлыкка төренеп, күңел тынычлыгы белән, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән пар канатлар булып, озак еллар тигезлектә яшәргә язсын Сезгә! Тормышты гел, әти, ярдәм итеп тора Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең. Иркәлисең,яратасың, юатасың, Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең. Сәламәтлек, озын гомер язсын сиңа, әти. Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә! Күңелең синең күтәренке булсын, Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә! Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев