Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

САТЫШ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ РӘСИМӘ МӘХӘРРӘМ КЫЗЫ ШАФИГУЛЛИНАГА 2 ФЕВРАЛЬ КӨННЕ - 50 ЯШЬ

02 февраля 2018, 08:12

1715

0

7

САТЫШ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ РӘСИМӘ МӘХӘРРӘМ КЫЗЫ ШАФИГУЛЛИНАГА 2 ФЕВРАЛЬ КӨННЕ - 50 ЯШЬ

Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз! Син безнең өчен киңәшче дә, терәк тә, тормышыбызга ямь өстәүче, якты юл күрсәтүче, ярдәмче дә. Сабыр холкың, кешелеклегең, максатчанлыгың, юмарт һәм ярдәмчеллегең белән барыбызга да үрнәк син. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет, эшеңдә уңышлар телибез! Без – балаларыңның игелеген күреп, туганнарыбыз-якыннарыбыз белән сөенеп яшәргә язсын!

Сокланырлык гомер юлы үттең,

Терәк булып безгә тормышта.

Безнең өчен янып яшисең син,

Куанасың һәрбер уңышка.

 

Якты йолдыз кебек балкыйсың,

Тормыш юлларыбыз күгендә.

Иң кадерле кешебез булып,

Торасың син күңел түрендә.

 

Бусагадан өйгә атлаганда,

Рәхмәт укый-укый керәбез.

Яратабыз сине хөрмәтлибез,

Изге заттай итеп күрәбез.

 

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, Әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

Иң изге теләкләр белән кызың Энҗе, улың Фаил, киленең Гөлсинә. Бу теләкләргә әти-әниең дә кушыла.

 

 

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэсимэ юбилеен котлы булсын. Гомерен озын,сэлэмэтлеген нык,балаларыннын игелеген кур