Шәмәрдән бистәсендә яшәүче кодабыз Рәшит Зәкәрия улы Закировка 9 февральдә – 60 яшь
Кадерле кодабыз! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Киләчәктә сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүрелмәсен. Картлык көннәрең кодагыебыз Фирдәвес белән бары тик шатлыкта, муллыкта гына үтсен. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, аларга терәк-куаныч булып озак гомер ит.
Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек- ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Иң изге теләкләр белән кодаң Илдус, кодагыең Нурфига.
Нет комментариев