Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Икшермәсе авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Мөхәммәтгали Хәниф улы Гариповка -60 яшь, Нурзия Нургаян кызы Гариповага- 55 яшь

28 декабря 2017, 09:31

1094

0

2

Татар Икшермәсе авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Мөхәммәтгали Хәниф улы Гариповка -60 яшь, Нурзия Нургаян кызы Гариповага- 55 яшь


Кадерлеләребез! Сезне чын күңелдән олуг юбилейларыгыз белән тәбрик итәбез!Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез шатлыклар, һәр көннең ямен тоеп яшәвегезне телибез. Сез олы йөрәкле, тырыш, якын-тирәдәгеләрегезгә мәрхәмәтле, кайгыртучан.Безне дә шундый итеп тәрбияләргә омтылдыгыз, бу тормышта игелекле эшләр кылып яшәргә өйрәттегез. Алдагы көннәрдә дә изге гамәлләрегезнең савабын тоеп, кайгы-хәсрәтсез мул тормышта, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелекләрен күреп, бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, муллыкта, бәрәкәттә озын гомер кичерсәгез иде. Без сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез!
Теләгебез һәрчак изге безнең,
Кайгы җиле ишек какмасын.
Безнең өчен Ходай Сезне
Күз карасы кебек сакласын!
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Газинур, Гөлназ, Гөлинә, Гөлнур, кияүләрегез Ленар, Булат, Ильяс, киленегез Регина, оныкларыгыз Әнвәр, Энҗе, Зәринә, Зөлфия, Азамат, бу теләкләргә кода- кодагыйлар да кушыла

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев