Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Түбән Утар авылында яшәүче Гузәлия Хатип кызы Садиковага - 60 яшь

    Садиковы, 20 февраль 2018 - 15:36
    567
    1
    1

    Кадерле әниебез! Олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.Тормышыбызны ямьләп, күңелләребезне җылытып, һәрберебезне кайгыртып, булышып, назлап торырга әле ярый, син бар, әниебез. Әтиебез белән бергә 40 ел матур гомер кичерәсез, авылда урнәк гаилә булып яшисез. Без-балаларыгызга, гомер бүләк итеп, һәрберебезне олы тормыш юлына чыгардыгыз. Хәзер туган йортта сөенеп каршы аласыз, кунак итәсез.

    Әниебез, сиңа нык сәламәтлек, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Һәрчак шулай киң күңелле, ачык йөзле булып кал, әтиебез белән алдагы көннәрдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыгызның-оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп,бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.Әниебез, киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Без Сине чиксез хөрмәт итәбез, горурланабыз, яратабыз.Без сина бик рәхмәтле, әниебез.

     

    Ин изге теләкләр белән әтиебез,барлык балаларың,киленнәрең,киявең һәм оныкларың.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 20 февраль 2018 - 17:13
      Без имени
      Гузэлия апа,Миннемулла абый!бу телэклэргэ Югары Утар авылыннан энием Марзияда кушыла.Бигрэктэ мэрхэмэтле,олы жанлы кешелэр сез икегездэ!Сезгэ алдагы тормышыгызда саулык,сэлэмэтлек,тигез гомер телэп калабыз.Бердэ картаймагыз,яшь булып калыгыз)))