Тимершык авылында яшәүче Ирек Шәяхмәт улы Таштиевка – 50 яшь
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең тәбрик итәбез. Сиңа исәнле-саулык,җан тынычлыгы,озын гомер, ак бәхетләр телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын,тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә язсын! Синең кебек сабыр, миһербанлы әтиләр сирәктер, өебезне нурландырып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озын-озак яшәргә язсын Сезгә, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа, әтиебез!
Син булганга нигез бәрәкәтле,
Син булганга табын түгәрәк.
Бер-беребезгә җан җылысы биреп,
Гөрләп яшик әле, бергәләп.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Наилә, балаларың Руслан, Ранис, Инсаф, киленнәрең Ләйсән, Рания, оныгың Адель.
Фото: https://pixabay.com | geralt
Нет комментариев