Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тимершык авылында яшәүче Нурисламова Гөлсинә Миннәхмәт кызына- 60 яшь

15 декабря 2017, 15:44

1243

0

4

Тимершык авылында яшәүче Нурисламова Гөлсинә Миннәхмәт кызына- 60 яшь

Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам”, дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез. Юбилеен белән сине кадерлебез!


Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Озын гомер бирсен, Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, тормыш иптәшең Фәнис, балаларың Ильмир-Энҗе, Эльвира-Ленар, Айсинә- Даниль һәм шуларга 5 оныгыңда кушыла.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз Голсинэ апай, исэнлектэ-саулыкта, балалар,оныкларыгызнын игелеген куреп,Фэнис абый белэн тигезлектэ яшэгез.