Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тимершыкта яшәүче Лена Гариф кызы Сәлимгәрәевага – 80 яшь

09 октября 2018, 14:28

1004

0

0

Тимершыкта яшәүче Лена Гариф кызы Сәлимгәрәевага – 80 яшь

Хөрмәтле  укытучыбыз! Сезне ихлас күңелебездән  юбилеегыз һәм һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән тәбрик итәбез һәм иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Сез гомерегезне балаларга белем-тәрбия бирүгә багышладыгыз. Таләпчән, тырыш, кайвакытта бераз кырыс,  һәр баланың уңышына сөенеп яшәүче,  кирәк чакта төпле киңәшләрегезне биреп, ярдәм итеп торучы зур ихтирамга лаеклы кеше Сез. Алдагы тормышыгыз да тигез һәм матур, өстәлләрегез тулы һәм түгәрәк, якыннарыгыз гел янәшәгездә  булсын. Балаларыгызның игелеген күреп, тигезлектә, муллыкта саулык-сәламәтлек белән күңел тынычлыгында яшәвегезне телибез.

Төшендереп фән серләрен

Белем бирдегез безгә.

Шәфкатьлелек орлыкларын

Салдыгыз күңелебезгә.

Инде мәктәп бусагасын

Күптән чыксак та атлап,

Сез безнең бала чакларны

Яшисез кебек саклап!

Олы хөрмәт белән 1976 елгы   чыгарылыш 8 б класс укучылары.

Фото: https://pixabay.com | alsen

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев