Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тимершыкта яшәүче Нурзия Мехәммәтнур кызы Дәүлиевага – 60 яшь

31 января 2018, 13:25

1114

0

2

Тимершыкта яшәүче Нурзия Мехәммәтнур кызы Дәүлиевага – 60 яшь

Тимершыктан Хантимерләр нәселен белмәгән кеше бармы икән?Җырга-моңга, сәнгатькә гашыйк кешеләрне берләштерә ул! Әниебез дә шул нәселнең тулы хокуклы бер әгъзасы. Ул гомер буена мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирде. Әтиебез белән бергәләп, безне- 3 кызларын да моңлы, тырыш, көчле рухлы итеп тәрбияләделәр. Әтиебезне мәңгелеккә озатуы бик авыр булса да, ул бу хәсрәтне җырлары белән җиңәргә тырышты… Туганнарының таянычы, кияүләренең хөрмәте, оныкларының эчкерсез елмаюы аңа алга барырга көч бирде. Әниебез, сине чын күңелебездән бәйрәмең белән котлыйбыз! Без синнән һәрьяклап үрнәк алабыз һәм сиңа барысы, барысы өчен дә зур рәхмәт әйтәбез.

Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләп, кызларың Чулпан, Ләйсән, Зәлидә, кияүләрең Линар, Айрат, Вилнур, оныкларың Нәзилә, Зифа, Йосыф, Алия, Раяз, Әминә, Ямин.

 

Тимершыкта яшәүче Нурзия Мехәммәтнур кызы Дәүлиевага – 60 яшь

Хөрмәтле туганыбыз!Сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең озын булсын. Ак карлардай ак бәхетләр, җан һәм күңел тынычлыгы телибез.

Һәрчак шулай мәрхәмәтле булып,

Изгелекләр кылсын күңелең.

Туганнарның җан җылысын тоеп

Шатлык белән үтсен гомерең.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, Шаһинур-Дания, Миннемулла-Минсәрия, Хаҗинур-Рушания, Галинур-Зәбидә һәм аларның балалары гаиләләре.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев