Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Шытсу авылында яшәүче Рушания Габделфәрт кызы Салиховага - 55 яшь

11 января 2018, 11:45

1087

0

5

Югары Шытсу авылында яшәүче Рушания Габделфәрт кызы Салиховага - 55 яшь

Кадерлебез! Сине 55 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаиләбездә иминлек телибез. Синең ачык йөзең, ягымлы сүзең, төпле киңәшләрең безгә һәрвакыт яшәү көче өсти. Киләчәктә дә әтиебез белән бергәләп, парлы тормышта, без - балаларыгызның игелекләрен күреп, бәхет-шатлыкта гомер кичерсәгез иде.
Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләп, авылдашларның, хезмәттәшләреңнең ихтирамын яуладың.
Килер көннәрдә дә хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшә, кадерлебез. Олыларны олылап, кечеләрне кече итеп аралашуың, туган жанлы булып яшәвең безнең өчен үрнәк.


Һәрвакытта булдың өйнең яме

Авыр чакта безгә син терәк.

Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,

Син бит, әни, безгә бик кирәк!

Әтиебез белән тигез яшәгез сез,

Ничек матур парлап йөргәндә!

Шулай бергә каршы алыгыз сез

Без сагынып кайтып кергәндә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илгиз, кызларың Римма, Илзирә, киявең Илназ, оныгың Ясминә,туганнарың һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X