Саба таңнары

Юлбат авылында яшәүче Лилия Гаптелмәннәф кызы Галимҗановага — 50 яшь

Нигматзянов Н.И., 13 апрель 2018 - 11:22
275
0
1

 

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, гаилә бәхете,күңел тынычлыгы, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә Ходай насыйп итеп, тигезлектә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде!

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Вакыйф, балаларың Рөстәм, Ләлә-Нияз, әти-әниең, барлык туганнарың һәм кода-кодагыең.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 апрель 2018 - 14:57
    Астанада яңадан кыш җиткән
  • 20 апрель 2018 - 11:44
    Татар халкы каян килеп чыккан?
Ночной режим