Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Тракторчы Маһиҗиһан

    Язмам авыр тормышта озын гомер юлы узган Маһиҗиһан апа Сафа кызы истәлегенә багышлана. 1912 елның 8 августында Сабада ярлы крестьян гаиләсендә туган, әнисе ягыннан шушы төбәктә зур фабрикалар тоткан Аблаковлар нәселеннән булган кызга яшьтән нуҗа арбасына җигелергә туры килә.

    Гаиләләре ишле була, 9 баланың җидесе исән үсә. Бертуган апасы Миңсылу белән 7 яшеннән Иштимер Вәлие дигән бай басуында, ачлы-туклы хәлдә, хәтта ай яктысында да ашлык уралар. Кайткач ат тугарырлык та хәлләре калмый. Ә иртәгесен синең йокың туямы-юкмы тагын эшкә китәргә кирәк. Кызга уку бөтенләй диярлек эләкми. 

    1930 елда аларның гаиләләре күмәк хуҗалыкка беренчеләрдән керә. Әтисе такта яручы булып урнаша, ә Маһиҗиһан апасы Миңсылу һәм сеңлесе Мәфрүзи белән күмәк хуҗалык басуында төрле эш башкара. “Көз көне бер көнгә өчебезгә 800әр көлтә бәйли идек. Көлтәләрне төнлә җыя идек, беләккә кан төшә торган иде”, – диеп искә ала торган була ул яшлеген.

    Маһиҗиһан 1932 елда Сабада МТСта оешкан тракторчылар әзерләү курсларына укырга керә. Дүрт ай укып таныклык алгач, “Кызыл көрәш” күмәк хуҗалыгында эшли башлый, ә сеңлесе Мәфрүзи суктыру агрегаты машинисты була. Шушы ук елда төп Саба авылы кешесе Миңлемөхәммәт Хәбибрахманов белән Лаешка барып өч ай шоферлыкка укый һәм дүрт ел машинада эшли. Шәмәрдән бистәсенә – ашлык ташый, ә кайтышлый колхозга төрле кирәк-яраклар ташый. Сугыш башлангач, аны тракторы белән Өчнаратка җибәрәләр. Аннары Усадта 5 ай укып, 1942 елда бригадир таныклыгы ала. Тенеки һәм Юлбат авылларына бригадир итеп билгеләнә. Тракторчыларның күпчелеге хатын-кызлар: Маһрәбикә Фатыйхова (Бадыкова), Нәкыя Йосыпова, Хәлисә Бәдертдинова, Мәртен-Тенекидә Байлар Сабасыннан Нурҗиһан Гатауллина һәм башкалар. Алар бирешмиләр, куелган планнарын арттырып үтиләр. Сеңлесе Мәфрүзи дә ул елларда Байлар Сабасында тракторчылар бригадиры булып эшли. 1944 елда әниләренең, ә 1947 елда әтиләренең үлеме дә аларны сындырмый. Маһиҗиһан сугыштан соң “Сталин” күмәк хуҗалыгында фермада сыерлар сава. 1960 елда ТАССРның иң яхшы сыер савучысы исемен ала. Шушы эшеннән лаеклы ялга китә, пенсиясе 12 сум була. 1975 елга кадәр беренче төркем инвалидка әйләнгән сеңлесе Мәфрүзине тәрбияли.

    Аннан соңгы елларда да “Карл Маркс” исемендәге күмәк хуҗалыкның төрле эшләрендә катнаша, “Олыгайдым, авырыйм”,– диеп өйдә генә утыруны белми ул. Хуҗалыгында сыер һәм күп итеп сарык малы асрый. Ветеран тракторчы соңгы елларын туганнары Кәүсәрия һәм Әюп Әхмәтшиннар гаиләсендә үткәрде. Бу гаиләдә үзенә якты, җылы караш таба алды. Соңгы юлга да, 1995 елның декабрь аенда зурлап озаттылар. Ул чор кешеләре якты киләчәк, рәхәт тормыш булачагына ышанып яшәгәннәр һәм аның өчен үз көчләрен аямыйча көрәшә белгәннәр. Искә алыйк без аларны!

    Муса Абдуллин

    Фото: news.myseldon.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: