Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Алабуга – ак кала

Кызыклы сәяхәтләр

2008 елда Саба гимназиясе каршында ветеран укытучыларның "Хатирә" клубы эшли башлаган иде. Клубка йөрүчеләр кызыклы очрашуларда катнашалар, төрле җирләргә экскурсияләр дә оештырыла. Шушы көннәрдә бер төркем ветеран укытучылар Мамадыш һәм Алабуга шәһәрләренә бардык. Автобусыбыз уңайлы, йөртүчесе бик җайлы кеше булып чыкты. Максатыбыз музейларда булу, шәһәрләрнең башка истәлекле урыннары белән танышу иде. Беренче тукталышыбыз Мамадышта безне иң элек урамга куелган керамик җәнлекләрнең сыннары, Герой-ана һәйкәле сокландырды. Заһидулла һәм Мирсәет Яруллиннар музеенда да безне бик җылы каршыладылар.

Алабугада исә шәһәрнең төзеклегенә, чисталыгына хәйран калдык. Без Шишкин, Дурова, Цветаева, портомойка, кул эшләре музейларында булдык, хезмәткәрләрнең мөлаемлыкларына, экспонатларга сакчыл карашка сөенеп йөрдек. Дөньяда бердәнбер булган портомойка (кер юу машиналары тарихы) музее аеруча хәтердә калды. Алабуганың символы саналган "Шайтан каласы"нда ("Чертово городище") озатып йөрүчебез безне тарихи вакыйгалар белән җентекләп таныштырды. Ә шәһәр урамнары буйлап йөргәндә данлыклы Стахиева салдырган пединститут бинасы, Шишкинның әтисе бүрәнә эчен алып сузган беренче суүткәргечләр, рәссамның шәһәрнең меңьеллыгы уңаеннан төзекләндерелгән буалары, I-III гильдия купецлар яшәгән йортлар - барысы да онытылмаслык тәэсир калдырды.

Табигатьнең җылы, кояшлы көне дөньяга, тормышка битараф булмаган, яшәүнең кадерен белүче хезмәттәшләремә зур бүләк булды.

Ф.Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев