Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Барысы да балаларга бирелгән

"Җидегән чишмәләрдә җиде улак, челтер-челтер ага көмеш су..." Аһәңле, моңлы итеп җырлый бу җырны Физия ханым.

"Җидегән чишмәләрдә җиде улак, челтер-челтер ага көмеш су..." Аһәңле, моңлы итеп җырлый бу җырны Физия ханым. Тавышы аша нәкъ шул саф сулы чишмә чылтыравын тоясың. Туган ягы - Пермь өлкәсенең Барда районы Карман авылын урап агучы мул сулы елгаларны сагыну да, гомерлек нигезе итеп сайлаган Сабаның чишмәләрен чын күңелдән ярату хисләре дә чагыла ул җырда.

Язмамның Саба гимназиясендә балаларга озак еллар белем биргән тәҗрибәле укытучы Физия Корбан кызы турында икәнлеген укучым инде аңлагандыр. Инде язганымча, дәһшәтле сугыш елларында Пермь якларында туган кызны язмышы Сабага китергән. Һөнәрле, хезмәт сөючән гаиләдә үсә ул. Әтисе Корбангали авылның данлыклы балта остасы, әнисе Сәттелҗиһан оста тегүче була. Физия урта мәктәпне тәмамлагач, төзүче һөнәрен үзләштерә. Әмма күңеле ятып сайлаган, яратып өлгергән хезмәтендә озак эшләргә туры килми. Барда районына ул вакытта Казан дәүләт университетында белем алган райондашыбыз Зөфәр Шәйхетдинов практика үтәргә килә һәм Физияне очратып, бер күрүдә гашыйк та була. Шулай итеп, Карман авылы кызы Килдебәккә килен булып төшә. Бу көннәрдән соң инде 49 ел гомер узылган, әмма алар бүгенгедәй кебек. "Егерме яшьлек канатланган чагым,- ди Физия ханым яшьлек хатирәләрен яңартып.- Килдебәк мәктәбенең башлангыч сыйныфларында беренче тапкыр белем биргәнемне әле дә хәтерлим. Педагоглык осталыгына теләп өйрәндем. Тәҗрибәле укытучылар булышлыгына таяндым. Читтән торып югары белем алдым. Укытучы балалар язмышын язарга ярдәм итүче изге җан бит инде ул. Аларны җәй үткәнче сагынырга да өлгерәсең. Сентябрь җиттеме, күңел күтәрелә, рухи җилкенү биләп ала, үзеңне яшәреп киткәндәй тоясың. Мәктәп шундый тылсымлы урын инде ул. Яшьлеккә кайтыр юл булса, кабат укытучылыкны сайлар идем. Ихластыр менә",- диде 38 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Физия Шәйхетдинова йөзенә елмаю чаткылары сибеп. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Т.Мљхәммәдияров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев