Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бераз көнләшеп тә куйдык

"Бәләкәч" программасын - тормышка

Язмам олысын да, кечесен дә үзенә тартып торучы "Салават күпере" балалар бакчасы турында. Агымдагы ел биредә коллектив һәм тәрбияләнүчеләр аеруча куанычлы булды: бинага капиталь ремонт ясалды. Барлык җаваплылыкны Саба муниципаль районы хакимияте үз өстенә алды һәм эшне ахыргача җиренә җиткереп башкарып чыкты. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткәрелгән чарага чакырылгач, без, бакчада эшләп лаеклы ялга чыгучылар да, уңай үзгәрешләргә сокланып туя алмадык. Балалар белән эшләү өчен күз явын алырлык мохит булдырылган. Нәниләрнең һәр сәгатен файдалы үткәрү өчен тәрбиячеләр яңадан-яңа технологияләр кулланалар. Рус һәм инглиз телләре дәресләре үткәрү өчен барлык уңайлыклары булган кабинет әзерләнгән. Укытучылар мультимедиа тактасы һәм төрле күргәзмә әсбаплар кулланып эшлиләр. Балалар күп кенә мәгълүматны әкиятләр аша алалар.

Саф һавада уйнар өчен дә һәр төркемгә аерым мәйданчыклар булдырылган. Программа буенча алып барылган дәресләрдән тыш, спорт түгәрәкләре дә оештырылган. "Яшьлек" спорт үзәге тренерлары алып бара торган аэробика, чаңгы, дзюдо түгәрәкләрендә нәниләр бик теләп катнашалар. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр исә Лесхоз "Нарат" боз сараенда хоккей уйнарга йөриләр. Балалар төрле ярышларда катнашып та, үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтәләр. Мәсәлән, күптән түгел район күләмендә үткәрелгән "Милләтләр кроссы"нда бакчада тәрбияләнүче Камил Биккинин 1нче урынны алган.

Капиталь ремонттан соң балалар бакчасында бассейн эшли башлавы исә барыбыз өчен дә сөенечле яңалык булды. Бу исә Шәмәрдәндә "Бәләкәч" программасы уңышлы тормышка ашырыла дигән сүз. Балаларны кече яшьтән йөзәргә өйрәтү, суда чыныктыру балаларның сәламәтлеге уңай йогынты ясый. Бассейн 3-7 яшьлекләргә хезмәт күрсәтә. Аның заманча җиһазландырылган, чиста һәм җылы булуы ата-аналар күңеленә дә хуш килде.

Хәзерге вакытта "Салават күпере"ндә 12 төркемдә 256 бала тәрбияләнә. Төзекләндерүдән соң тулаем көченә эшли башлауга, Шәмәрдәндәге балалар санын исәпкә алып, бакчада өстәмә өч төркем булдырылды, эшкә югары белемле тәрбиячеләр алынды. Бердәм, тату коллективка Энҗе Мәкъсүд кызы Закирҗанова җитәкчелек итә. Без, ветераннар, барлык уңайлыклары тудырылган бакчада эшли алмавыбызга бераз көнләшеп тә куйдык, билгеле. Шулай да шатлыгыбыз зуррак. Бакчада балаларның шат авазлары бервакытта да тынмасын иде.

Гөлнур Кәшипова.

Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев