Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

БӘЙРӘМНЕ ВЕТЕРАННАР БИЗӘДЕ

Көек клубында Ватанны саклаучылар көнендә өч ветераныбыз - Яхъя Нуриев, Бәшир Фәйзетдинов һәм Зиннур Хаҗиморатовның түгәрәк юбилейлары уңаеннан бай эчтәлекле кичә уздырылды. Алар өчесе дә яшьлекләрендә Совет армиясе сафларында хәрби бурычларын үтәгәннән соң, хезмәт юлларын авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлыйлар. Яхъя Нуриев - туган җирендә зоотехник, хуҗалык җитәкчесе, Бәшир Фәйзетдинов...

Көек клубында Ватанны саклаучылар көнендә өч ветераныбыз - Яхъя Нуриев, Бәшир Фәйзетдинов һәм Зиннур Хаҗиморатовның түгәрәк юбилейлары уңаеннан бай эчтәлекле кичә уздырылды. Алар өчесе дә яшьлекләрендә Совет армиясе сафларында хәрби бурычларын үтәгәннән соң, хезмәт юлларын авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлыйлар. Яхъя Нуриев - туган җирендә зоотехник, хуҗалык җитәкчесе, Бәшир Фәйзетдинов - агроном, Зиннур Хаҗиморатов механизатор булып эшләделәр. Кичә барышында юбилярларга хезмәтләре өчен "Көек" хуҗалыгы җитәкчесе Фәнис Хурамшин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм сәхнә ветераннары концерты белән дәвам итте. Фәнүзә Гайфетдинова җитәкчелегендәге "Наз" фольклор ансамбленнән алып, һәр чыгыш көчле алкышлар белән каршыланды, күңелләрне күтәрде, матур эшләргә рухландырды.

Ә. Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев