Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чишмәләребезне пычратмыйк

Хәбәрчебез борчыла

Сабаның "Чишмәле" кафесы янындагы чишмәне бер игелекле бәндә рәтләгәннән бирле, узышлый суны шуннан алып кайта башладык. Әмма мине соңгы вакытта кешеләр терлекләрен суя башлагач, эчәгесен чишмә улагында юып, бөтен чүп-чарын шунда ташпап калдырулары борчый. Ничек шулай була инде? Үзең шул чишмәнең суын эч, үзең шуны пычрат. Мин шул сансыз кешеләрне үз алдыма сүгеп торганда, чишмәгә ике хатын-кыз су алырга килделәр. Аларның да бу хәлне күреп йөзләре үзгәрде, чын-чынлап ачулары килде. "Хәзерге кеше үзгәрде инде. Эчәгене мае белән бергә урамдагы чүп савытына чыгарып кына ташлыйлар. Ашарга теләмәүдән түгел ул, юарга иренәләр",- диделәр.

Без, үзебез, борынгыча яшибез. Терлекнең туң маен сыек май белән катнаштырып эретәбез дә, ризык әзерләгәндә бик яратып кулланабыз. Эчәгесен дә ап-ак итеп юып, ит тарткычтан чыгарып, өчпочмак пешерәбез. Аннан да тәмле ризык юк, ит бер читтә торсын.

Чишмәгә бу юлы суга килгәч, куанып кайттым, әйләнә-тирәсен бер иманлы бәндә чистартып, ялт иттереп куйган иде.

Хәлил Мортазин.

Иштуган авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев