Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Өчләтә бәйрәм

27 ноябрь- Аналар көне - безнең гаилә өчен өчләтә бәйрәм. Беренчедән, нәкъ шушы көнне минем әнием туган.

Алай гына түгел, 27 ноябрьдә, әниемнең туган көненә бүләк, әтиемә сөенеч булып, мин дөньяга килгәнмен.

Аналар көнендә туып, кияүгә чыкканнан соң, шул ук көнне әни дә булган иң якын кешем белән сезне дә таныштырасым килә. Ул минем өчен сердәш тә, якын дус та. Мин аңа бөтен эч серләремне сөйли алам. Кирәк икән, миңа киңәшен дә бирә ул, авырлыкларны җиңәргә дә булыша.

Алтын куллы дип әнием турында әйтерләрдер, мөгаен. Аның пешергән камыр ашлары телеңне йотарлык була. Ул бәйләгән оекбашлар, бияләйләр аяк-кулларны гына түгел, күңелне дә җылыта. Әнием барыбыз өчен башмаклар, бизәкле шәлләр дә бәйли, матур кул эшләре өебезне дә бизи.

Әнием бик сабыр кеше. Минем һәм бер яшь тә 3 айлык энем Булатның бөтен кыланмышларына да түзә, безне көйли, җайлый. Ул 12 ел инде Шәмәрдән лицеенда балаларга белем бирә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Аны хезмәттәшләре хөрмәт итә, укучылары яраталар.

Әнзия Закирова,

Шәмәрдән лицееның IXВ сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X