Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ЭЧӘК СУКЫР БУЛСА ДА ...

Быел миңа Яңа елны район хастаханәсендә каршыларга туры килде. 28 декабрь көнне авырып киттем. Төшке аш вакыты булса да, табибә Ләйлә Нурмөхәммәтова һәм­ шәфкать туташы Зөһрә (фа­милиясен хәтерләмим) якты йөзле, тәмле сүзле мөгамәлә белән тиз арада анализларымны алып, хирургия бүлегенә, табиб Фәрит Биктов карамагына җибәрделәр. Тәҗрибәле, оста хирург сукыр эчәгемә...

Быел миңа Яңа елны район хастаханәсендә каршыларга туры килде. 28 декабрь көнне авырып киттем. Төшке аш вакыты булса да, табибә Ләйлә Нурмөхәммәтова һәм­ шәфкать туташы Зөһрә (фа­милиясен хәтерләмим) якты йөзле, тәмле сүзле мөгамәлә белән тиз арада анализларымны алып, хирургия бүлегенә, табиб Фәрит Биктов карамагына җибәрделәр. Тәҗрибәле, оста хирург сукыр эчәгемә уңышлы операция ясады. Шәфкать туташы Наилә Сафиуллина да йомшак сүзләре белән авыруымны җиңеләйтте. Укол ясаучы кызлар Земфира, Гөлфия, Сәрия мөлаемлык белән кәефемне күтәреп тордылар. Аларга саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, бәхетле тормыш телим. Эчәк сукыр булса да, аны кискәндә күңел күзе ачыла икән.

Мәдинә Каюмова,

Сатыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X