Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ГАЯЗ АБЗЫЙ

Быел миңа үзем яшәгән Мәскәүне кыска гына вакытка калдырып, кы­зым Татья­на һәм бертуганымның улы Андрей белән Та­тар­станның Лаеш якларына барып чыгарга туры килде.

Август аеның ике көнен бала һәм үсмер чакларым узган Шекше һәм Шәмәрдән авылларына багышларга булдык.Шекшегә без машина белән асфальт юл буйлап җилдердек. Кече һәм зур авыллар аша узабыз.Тәгәрмәч тәгәрәгән саен, каршыда матур манзара ачыла. Урамнарда ике яклап газүткәргеч торбалар сузылган, йортларга зәңгәр ягулык тоташкан. Яңа мәчет, чиркәү манараларын күреп күңел сөенә. Көзге уңыштан бушап калган басуларда сыер, сарык, ат көтүләре утлап йөри. Шекшегә без Иләбәр авылы ягыннан барып кердек. Баштарак мин авылның урамнарын да, йортларын да, кешеләрен дә танымадым. Балачактан хә­тердә калган агач ызбаларны берничә тәрәзәле биек таш йортлар алыштырган. Күбесенең гаражы бар, ишек алларына таш түшәлгән. Һәр хуҗалыкта күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Кайбер яшьләр моны үткәннәрне сагыну, без- өлкәннәргә хас чамадан тыш хискә бирелү дип кабул итәрләр. Юк, әлбәттә! Минем бу якларга кайтмаганга 60 ел гомер узган. Шуңа да мондагы матур үзгәрешләрне күреп чын-чынлап хәйран калдым. Авыл кабаттан торгызылган, яшәргән. Узган гасырның 40-50 нче елларында, дөресен әйтим, ул бетүгә таба бара иде. Ул чорда яшәргә яраклы 2 дистәләп йорт калган булгандыр. Яшьләр эш эзләп авылны ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булдылар. Армиядән соң кире авылга кайтучылар да булмады диярлек. Кыскасы, авылда карт-коры гына яшәп калды.

Урам буйлап атлаганда, таныш урыннарны эзлим: авыл клубы, колхоз идарәсе, сельпо... Юлымда очраганнардан яшьтәшләрем турында сорашам. Миңа шунда берәү Гаяз абзыйга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте, ул яшәгән йортны күрсәтте.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Николай Солнцев,

профессор.

Мәскәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев