Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ил – сәхнә

Шигъри дулкыннарда

Ил зур сәхнә. Трагедия бара.

Кеше каны җиргә таммасачы!

Юк шул, тама. Кеше каны ага:

Күкләр карый, күпләр тамашачы.

 

Бәрелешә бүген идеяләр,

Ил бүленде ике зур төркемгә.

Атышалар. Җаннар күккә оча,

И, Ходаем, калдык нинди көнгә.

 

Ил зур сәхнә. Сәхнә дер селкенә,

Упкыннарга оча уйнаучылар.

Ә сәхнәдә бөтен ил бит уйный -

Бар микән соң шуны уйлаучылар?

 

Бөтен гавам трагедия уйный,

Трагик хәлгә илкәй калмасачы!

Ниндидер бер афәт яный инде -

Күпләр дәшми. Күпләр тамашачы.

З.Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X