Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күңелдән тамган хисләр

Газетабызда әниләргә багышланган шигырь конкурсында өченче ел Сабадан 75 яшьлек Һаҗәр апа Фатыйховага 1нче урын бирелгәч, аның белән якыннанрак танышу теләге уянган иде.

Күршесе Наҗия Нуруллинаның: "Һаҗәр апа гаиләсе өчен үзе иҗат иткән шигырьләреннән ике китап бастырган",- дигән яңалыгы безнең очрашуны тизләтергә этәргеч ясады. Җаным шигърияткә сусаган бер көнне Һаҗәр апаларга бардым. Бер-беребезне исем-фамилияләребез аша гына белсәк тә, күптәнге танышлар кебек күрешеп, тиз арада уртак тел таптык.

Һаҗәр апа Туктар авылында туып үскән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа алты яшь булган. Фронтта һәлак булган өч абыйсы турында "Абыйларыма хат" дигән шигыреньдә:

Сугышларның беткәненә

Алтмыш биш ел вакыт узган:

Гаязетдин, Мөхәммәтдин, Билалетдин -

Ник кайтмыйсыз Минһаҗевлар?-дигән юллар бар.

Билалетдин сугышка киткәндә хатыны авырлы булып кала. Сугыш чорында ятимлектә туып-үскән ир баланың язмышы "Әтине көттем" дигән шигырьдә:

Их, әтием булса минем

Нишләргә белер идем,

Киемнәрнең дэ яңасын,

Матурын кияр идем.

Башка балалар шикелле

Шаярып көләр идем, дип тасвирлана.

Язмыш Һаҗәрнең үзен дә нык талкыган. Сугыш чоры балалары кичергән ачлыкның- ялангачлыкның бөтен авырлыгын татый ул. "Көз айларында басудан черегән бәрәңге җыеп, шуны алабута онында әвәләп, мич төбенә салып пешереп ашап үскән буын кешеләренең берсе мин",- ди Һаҗәр апа. Аның хезмәт юлы әнисе һәм апасы Зәйтүнә белән сигез яшендә колхозның яшелчә бакчасында эшләүдән башлана. "Коммунар" комбайнын тракторга тарттырып ашлык суктыру, көлтә бәйләү, салам эскерте өю, урман кисүләрнең барысы да аларның ныгырга өлгермәгән иңнәре аша узган. "Ул чордан күңелдә тирән эз калдырган иң авыр вакыт - 16 яшь тулгач, апай белән икебезгә 300 сум салым салдылар. Моннан тыш, ит,сөт, йомырка тапшырырга кирәк. Аның кадәр акчаны кайдан аласың? 1952 елда салым түләргә акча эшләү өчен алты айга Калинин өлкәсенә торф чыгарырга барырга мәҗбүр булдым. Шул вакытны уйласам, минем яшьтәге ике йөз баланың Мәскәү урамы буйлап атлап баруыбыз күз алдымнан уза. Апрель ае. Аякта озын кунычлы йон оекбаш белән астарлы чабата, башта киез шәл, өстә сырган телогрейка, аркада кирәк-ярак салынган арыш капчыгы. Безнең кебек чандыр гәүдәле, кечкенә буйлы кызлар өчен хезмәт җиңел түгел иде. Айга ике йөз сум акча түләнүенә куанып, иртәнге сәгать икедән көндезге уникегә кадәр онытылып эшләдек. Кайту юлында Мәскәү кибетеннән ярма, конфет, чәй-шикәр сатып алдым. Мин алып кайткан акча белән салымнарны да түләдек, берничә ай булса да, тәмле ашап тордык. Торф чыгарудан кайткач, бераз ял иттем дә, Яшел Үзән шәһәренә бер елга вербовать ителеп, дус кызым Каюмә белән төзелешкә киттек. Анда җир казыдык. Салым түләргә акча җыю өчен нинди авыр хезмәт бар, шунда җигелдек. Күңел түренә җыйналып килгән хатирәләрдән яралган хисләрем шигъри юллар булып ак кәгазь битенә сызыла",- ди Һаҗәр апа хезмәт белән узган балачак һәм яшьлек еллары турында.

Һаҗәр апа нурлы йөзе, тормыш, яшәеш турындагы үзенчәлекле шигырьләре аша үзенә тарта, уйланырга мәҗбүр итә. Аның ике китабыннан тыш яңадан бер канцелярия "кенәгәсе" шигырьләре белән тулган. Аларның һәр "тамчы"сының үз тарихы бар. Дини рухта, милләтебезнең аклыгын-пакълеген саклап, балаларының терәге, оныкларының тәрбиячесе булып яши белә торган саф күңелле, риясыз җанлы шагыйрә икән Һаҗәр апабыз.

Г.Галимуллина.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев