Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кешелек бәйрәмендә

Сатыш һәм Чәбки-Саба авылларыннан барлык өлкәннәр чакырылган иде.

Сатыш авылы мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан күркәм табын әзерләп, "Гомер юлың белән үрнәк булып, яши алуларга ни җитә!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Аңа Сатыш һәм Чәбки-Саба авылларыннан барлык өлкәннәр чакырылган иде. Мәдәният йортында лаеклы ялдагы сиксән чамасы кунак бар иде. Кичәне авылыбызның мөхтәрәм имамы Габделәхәт Шакиров ачты. Өлкәннәрне сәламләүне һәм яхшы теләкләр әйтүне Сатыш авылы җирлеге башлыгы Алмаз Галиев, "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы җитәкчесе Фәргать Сәүбәнов, хөрмәтле абыстаебыз Әминә апа Хафизова дәвам итте. Чыгышлардан соң әдәби-музыкаль кичә башланды. Авылыбыз үзешчәннәре Рәсимә Шәрифуллина, Дания Хәбибуллина, Гөлнур Габделбәрова, Рәфисә Солтанова, Азат Солтанов, Гүзәлия Мөхәммәтханова, Дания Гыйльметдинова өлкәннәребез хөрмәтенә берсеннән-берсе матур, тирән мәгънәле, йөрәкләргә үтеп керерлек җырлар башкардылар. Баянда Аккүл-Бигәнәй авылы егете, хәрби бурычын үтәгәндә Әфганстан җирендә барган кайнар хәрәкәтләрдә катнашкан Наил Кадыйров уйнады. Ул үзе көйләр дә иҗат итә. "Сабагаз" идарәсе хезмәткәре Илмира Гыймаева сүзләренә язган "Киңәшең бир, әтием", "Безгә дип язылган язмышлар" дигән җырларын Гөлнур Габделбәрова һәм Дания Хәбибуллина башкарып, кунаклар алкышына күмелделәр, чәй табыны артындагы әбиләрнең хәтта күзләре яшьләнде.

Өлкәннәребезнең кайберләре үзләре дә кичәгә атап шигырь язып килгәннәр иде. Әминә абыстай, Сәлимә Исмәгыйлева шуларны укыдылар. Бу кичтә 55, 60, 70, 80 яшьлек юбилярларны һәм 50 ел бергә гомер итүче Әлфия апа белән Шамил Фәтхерахмановларны, Гөлсинә һәм Алтынбай Вәлиевләрне, Чәбки-Саба авылыннан Нурия һәм Сөләйман Габдрахмановларны да тәбрикләп үттеләр, алар хөрмәтенә җырлар яңгыраттылар.

Без, күпчелеге сугыш елларын һәм аннан соңгы авыр чорны кичергән буын вәкилләрен истәлекле якты мәдәни чара оештырып, безне шатландырган барчасына, Сатыш мәдәният йорты директоры Халисә Сибгатовага, сәнгать җитәкчесе Фаил Шәфигуллинга, бәйрәм табынында сыйлаган кызларыбыз Диләрә Хуҗина, Эльмира Зарипова, Зилә Әхтәмова, Резидә Вәлиева, Роза Рәхмәтулловага саулык-сәламәтлек, эшләрендә, укуларында уңышлар һәм гаилә бәхетләре теләп калабыз.

Мәдинә Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X