Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"Кичке уен" – матур гадәт

Кечкенә генә Мәртендә бик матур гадәт гамәлгә керде.

Җәен дә, кышын да узган гасырның 60-70нче елларында яшьлек елларын шушы авылда уздырганнар җыелып бер күңел ача, кичке уенга җыела. Узган шимбәдә дә бу чараны бик күңелле итеп уздырдык. Клуб мөдире Рәсимә Хафизова, техник хезмәткәр Ләйсән Фәрхетдинова тырышлыгы белән хатирәләрне саклаган клубка яңа сулыш өрелгән иде. Күргәзмәгә эленгән стендлар, фоторәсемнәр уздырылган чаралар турында сөйли. Ике яшьлек Рифатның (быел инде мәктәпне тәмамлады) җитәкчеләр белән янәшә утырып төшкән фотосы күпләрдә елмаю хисе уятты. Хатирәләрне яңартып буй җиткергән кызлар да узләренең бала вакытта ясаган чыгышларын карап көлештеләр. Өстәлгә тезеп куелган альбомнар арасында да шактый кызыклылары бар. Шушы авылдан чыккан шәхесләрнең газеталарда басылган мәкаләләре дә аерым бер альбом итеп эшләнгән.

Кичке уенга Оренбург өлкәсенең Орск шәһәреннән Әлфия һәм Зөлфия ханымнарның гаилә белән да кайтулары, алар белән кочаклашып күрешүләр, яшьлек хатирәләрен тагын да яңартты. Илдар абый Исмәгыйлев кулына баянын алып утыргач өлкән буын вәкиле Дания апангың матур итеп җырлап җибәрүе күңелләргә хуш килде.

Курсабаш авылыннан килгән Гөлсинә Мансурованың оныгы Алисә белән парлап биюләренә күпләр сокланып карады. Бу очшарут өч буын вәкилләрен берләштерде. Дәртле бию көйләре агылганда өлкәннәрнең дә, балаларның да йөрәкләре тыныч кына тора алмады. Иң сокландырганы Зөлфия ханымның балалары булды. Ике кызы да матур итеп татарча бииләр, сөйләшәләр. Аларга бу сыйфатлар әниләреннән күчкәнлеге күренеп тора. Башка уеннарга да алар бик теләп кушылдылар. Чит өлкәдә, башка милләт арасында яшәсәләр дә, татар икәнлекләрен күрсәтте алар.

Тирләп-пешеп биегәннән соң, Нурислам Мәулин чишмә сулары салып кайнаткан самоварның чәе тагын да тәмлерәк иде. Аннары "Наза" уенына тезелештек. Балаларның бик теләп бу уенга керүләре, җырларын отып алырга тырышулары, без дә шулай уйнарбыз әле, диеп үзара сөйләшүләре өлкәннәрнең йөрәгенә сары май кебек иде. Үзебез белгәннәрне аларга тапшырып, өйрәтеп калдыру - безнең бурычыбыз. Изге Рамазан ае алдыннан бергә җыелып күңел ачуыбызның, хәл-әхвәл белешүебезнең, бу кичәне оештыручыларга, хезмәте кергән һәркемгә әҗер-саваплары булсын.

Гүзәлия Ганиева.

Мәртен авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мэртендэ Сабантуй