Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кыш бабай бүләге

Инде менә өченче ел рәттән кечкенә генә Мәртен авылы кышкы ялларда аеруча җанланып ала. Авылдашыбыз Фәнил Вакказов үзенең иҗат төркеме белән кайтып, олысының да, кечесенең дә, күрше-тирә авыл халкының да күңелләренә хуш килерлек концерт программасы белән Кыш бабай бүләге ясый. Чыршы бәйрәмендә бу турыда игълан ителгәч халык дәррәү кул чапты....

Инде менә өченче ел рәттән кечкенә генә Мәртен авылы кышкы ялларда аеруча җанланып ала. Авылдашыбыз Фәнил Вакказов үзенең иҗат төркеме белән кайтып, олысының да, кечесенең дә, күрше-тирә авыл халкының да күңелләренә хуш килерлек концерт программасы белән Кыш бабай бүләге ясый. Чыршы бәйрәмендә бу турыда игълан ителгәч халык дәррәү кул чапты. Алда тагын бәйрәм көтелә икән. Моның өчен әзерлек эшләре башланды. Залдагы чыршыны клубның янәшәсенә чыгарып бизәделәр, юллар чистартылды, транспорт кую өчен мәйданчык әзерләнде.

Концерт чын мәгъ­нә­сендә бүләк булды. Халык белән тулган клубта алма төшәрлек тә урын калмады. Төркемдә катнашучыларның әти-әниләре дә килүе аны тагын да тулыландырды.

Көлкеле миниатюр про­граммалар белән Фә­нилнең туганнан-туган энеләре Илшат, Илфат, Булат, Илназ Вакказовлар чыгышлар ясадылар. Ел символы булган Аждаһа елында туганнар өчен дә махсус бүләкләр (Салаватның дисклары) тапшырылды. Залдан чакырылган тамашачылар белән уеннар да уйнатылды.

Кыскасы, кечкенә авылны дер селкетеп, ха­лык­ның күңелен күреп китте Фәнилнең дуслары Иске Мичәннән Булат Шәрипов, Кукмарадан Сирень Хәсәнов һәм Башкортстан егете Динар Арслановлар. Рәхмәт егет­ләр, димәк, традиция дәвам итә.

Гүзәлия Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X