Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мәүлид бәйрәме сафландырды

Кече Кибәче авыл мәчетендә

пәйгамбәребезнең туган көне - Мәүлид бәйрәмен үткәрдек. Бәйрәмгә олысы һәм кечесе килгән иде. Динмөхәммәт кызы Тәнзилә апа вәгазьләр сөйләде, мөнәҗәтләр әйтте, Коръән укып күңелләребезне сафландырды. Шулай ук Пәйгамбәребезгә кагылышлы кыйссалар да укылды.

Соңыннан авылдашларыбызның үзләре алып килгән сый-нигъмәтләре белән чәй табыны оештырылды. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле бәйрәмгә килә алмаганнарга да күчтәнәчләр өләштек.

Мәчеттә намазлар укып, киләсе Мәүлид кичәләрен дә күңелле итеп, бердәм булып үткәрергә язса иде, дигән изге теләктә калдык.

Гөлзифа Нуретдинова.

Кече Кибәче авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X