Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әни назы

-Кызым, тор, җимешем, мәктәпкә соңга калабыз...

Әниемнең йомшак, ягымлы тавышы. Иртән чәчемнән сыйпап әйткән җылы сүзләрен ишетү шундый рәхәт. Күңел иркәләнә, ләззәтләнә, ә йокы һич тә бирешергә теләми. "Кызы-м, тор инде",- дигән ягымлы тавыш кабат җанны иркәли. Борынга хуш ис килә, әнием пешергән тәмле коймак исе.

...Урам ап-ак! Шушы аклык эченнән әнием белән бергә атлаганда мин шундый бәхетле. Ул -мөгаллимә. Тәнәфес вакытларында әниемне ерактан гына күрсәм дә, аның ягымлы карашыннан күңел күтәрелә. Дәресләр тәмамлагач, мин кабат әнием янәшәсендә. Без гаиләдә өч бала. Әти белән әни ике абыемның һәм минем белемле кешеләр булуыбызны телиләр. Өчебезнең дә үз мәшәкатьләребез бар. Әни безнең гамь белән яши, хәленнән килгәнчә ярдәм итә, акыллы киңәшләрен бирә. Минем өчен әлегә иртән әниемнең йомшак тавышына йокыдан уянудан, назыннан да олы бәхет юк.

Сөмбел Вәлиева.

Килдебәк урта мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X