Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Нәниләр Бассейнга тартыла

"Байлар Сабасында йөзү бассейны төзелә икән,- дигән хәбәр таралгач күпләрдән: "Нәрсәгә кирәк инде ул, кем йөрер икән анда?"- кебек сүзләр ишетергә туры килгән иде.

Әмма тиз арада сафка басып, үзенең ишекләрен ачкач, олысының да, кечесенең дә шунда агылуын күреп, халыкның әлеге уйлары таралды.

Хәзер районыбыз башлыгы Рәис Миңнеханәв инициативасы белән яшь буынның сәламәтлеген ныгыту өчен күп эш башкарыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да төрле секцияләргә, спорт түгәрәкләренә йөриләр, алар белән тәҗрибәле тренерлар шөгыльләнә. Безнең "Әллүки" балалар бакчасында да нәниләрнең сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары боз сараена йөрсәләр, зурлар төркеме йөзү бассейнына йөри башлады. Аның ишеген ачып керү белән күңелгә иң хуш килгәне "Рәхим итегез, түрдән узыгыз,- дигән сүзләр булгандыр, мөгаен. Бассейндагы чисталык, матурлык, эшчеләрнең ягымлы карашы үзенә тартып тора. Һәр атнаның чәршәмбесендә балаларны суда үзләрен дөрес тотарга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, ничек итеп куллар һәм аяклар белән хәрәкәтләр ясарга кирәклеген, үзенең игътибарлылыгы, ягымлылыгы, сабырлыгы белән аерылып торган Гөлнара апалары өйрәтә. Ул һәр бала белән аерым-аерым эшләп, аларны йөзү серләренә төшендерә. Әле бер ай гына йөрсәк тә, балалар күп алымнарны үзләштерделәр һәм бассейнга барасы көнне зур түземсезлек белән көтеп алалар.

Ф.Шәрипова,

"Әллүки" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев