Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Полиция яңалыклары

Гыйнварда Россия Федерациясе Эчке эшләр ми­нистрлыгының

Муниципальара "Саба" бүлегендә Саба муниципаль район башлыгы Р.Миңнеханов, район прокуроры, юстиция киңәшчесе Р.Сәлахов, район суды рәисе Р.Закиров, Арча районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.Әхмәтҗанов һәм ТР Эчке эшләр министрлыгыннан полковник А.Мамыкин катнашында бүлекнең 2011 елда оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәшмә булды. Анда бүлек эшенең төп юнәлешләре буенча нәтиҗәләрнең яхшыруы билгеләп үтелде. Җинаятьләрне ачу күрсәткече буенча Саба полиция бүлеге республикада I урында бара.

25 гыйнварда Казан шәһәрендә ТР Эчке эшләр министрлыгының 2011 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар кую буенча Коллегиясе үткәрелде. Коллегия карары белән Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Муниципальара "Саба" бүлеге эшчәнлегенең тотрыклы һәм югары эффектлы булуы билгеләп үтелде. Шулай ук ТР Эчке эшләр министрлыгы буенча 2011 елгы комплекслы Спартакиадада ТР 3 категорияле командалары арасында район полиция бүлеге командасы III урын алган өчен Кубок һәм Диплом белән бүләкләнде, - дип хәбәр итә район полиция бүлеге штабы начальнигы Людмила Юзеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X