Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шигъри дулкыннарда

Алтын көзләр килгәч

Иген кыры - чиксез диңгез кебек,

Дулкын-дулкын килә арышлар.

Күңелләргә рәхәтлек бирә

Башак кыштырдаган тавышлар.

Алтын көзләр килгәч иген кыры

Тулган бөртек булып түгелер.

Тулган бөртек булып муллык килер,

Иген кыры нурга күмелер.

Бу илаһи серлек манзараны

Күңел күзе кирәк күрергә.

Туган җирнең яшел бишегендә

Яшәү яме тәмен белергә

Сәрия Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев