Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сәләтле бала – илнең киләчәге

Балалар иҗат үзәге берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучыларның түгәрәкләрдә ниләр белән шөгыльләнүләрен күзәтү, танышу, фикер алышу максатыннан, укучыларның әти-әниләре белән "Сәләтле балачак - өметле киләчәк" дигән очрашу үткәрелде.

Үзәктә өстәмә белем бирү эшчәнлегенең торышы белән балалар иҗат үзәге директоры Гөлнар Шәфыйкова таныштырды. Әти-әниләргә Балалар иҗат үзәге эшчәнлеген чагылдыручы буклетлар таратылды. Музыка сәнгате (педагог Эльмира Касыймова), кул эшләре (Гөлнар Һадиева) вокал-инструменталь ансамбль (Фәрит Әүбәкеров), "Ихлас" вокал студия (Гүзәлия Фәтхуллина), хореография (Альмира Дәүләтшина), рәсем студиясе (Радик Фатыйхов) берләшмәләренең эшчәнлеге белән таныштылар. Элек мәктәпләрдә укучылар пионер, комсомол сафларында тәрбияләнгән булсалар, бүген эзтабарлар, варислар оешмасы һәм өлкән сыйныф укучылары өчен укучылар думасы эшли. Әти - әниләр балаларының чыгыш ясавын һәм берләшмәләр эшчәнлеген чагылдыручы презентацияләрне дә кызыксынып күзәттеләр. Бу очрашу һәркемнең күңелендә матур, якты истәлек булып сакланыр.

Айгөл Димөхәммәтова,

Балалар иҗат үзәгенең укыту-тәрбия

эшләребуенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев