Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Соңга калмыйк!

Мәгълүм булганча, инде сентябрь аеннан ук газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. Мин үзем иң элек 90 еллык тарихы булган районыбыз елъязмасы “Саба таңнары”на язылам. Ник дигәндә, 60нчы еллар ахырыннан, мәктәп елларыннан ук район газетасын яратып укып кына калмадым, анда үземнең язмаларым белән әлегә кадәр еш катнашып киләм. Шул еллардан бирле газетаның эчтәлеге дә, бизәлеше дә шактый үзгәрешләр кичерде, исемнәре дә алышынды,чөнки газетага алгарышка заман белән бергә атларга кирәк. Тик нинди генә үзгәрешләр кичермәсен ул барыбер районның тугърылыклы елъязмасы, көзгесе булып калды.

Район газетасына язылган абунәче аннан бүтән аерылырга теләми. Ник дигәндә, анда районыбыз тарихына багышланган бай эчтәлекле тарихи материаллар, төрле темаларга караган, әйтик медицина, мәгърифәт, мәдәни чаралар һәм башкалар турында мавыктыргыч язмалар еш чыгып килә. Тарихи, сәяси һәм башка сирәк очрый торган бай эчтәлекле язмалар бирелгән газеталарны мин үзем темалары буенча аерым папкаларга туплап барам һәм вакыт үткән саен кабат-кабат укыйм. Мин 40 ел мәктәптә балалар укыттым. Әлеге папкаларга туплап барылган язмаларны еш кына тәрбия сәгатьләрендә, дәресләрдә кулландым. Радио-телевидениедан алган мәгълүматларны туплап барып булмый, алар онытыла. Дөрес, өлгергәндә кайбер мәгълүматларны язып алам. Ә газета ул кайчан алып укысаң да кул астында. Гадәттә газетага өлкән яшьтәгеләр теләп языла. Дөресен әйтергә кирәк, 90 елларга кадәр халык газета-журналларны укып бара иде. Кызганыч, еллар узган саен абунәчеләр кими. Ә өлкән яшьтәге абунәчеләрнең яшьтән укып үскән район газетасыннан аерыласы килмичә теләп язылалар. Райондагы вакыйгалар белән танышып барасыгыз килсә, әле соң түгел. Рәхәтләнеп кыш буе укып чыгасың. Җомга санында “Атна вакыйгалары” кушымтасы бирелә. Аның битләрендә илебездә, җөмһүриятебездә булган вакыйгалар, сәяси темалар, республикабыз районнарындагы вакыйгалар тасвирлана һәм атналык телепрограмма бирелә. Эш мәшәкатьләре белән мавыгып, район елъязмасына язылырга соңармыйк , хөрмәтле газета укучылар. Сүз уңаеннан, барлык хәбәрчеләрне, бигрәк тә үз чордашларымны газетабызның 90 еллыгы белән котлыйм, сәламәтлек, иҗат уңышлары телим.

Рәйхан Кәшипов, Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X