Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Соңгы сүз

Әфган җирендә һәлак булган сабакташым Фердинант Шәйдуллинга багышлыйм

Әфганга җир даулап килмәдең,

Киң Ватанда иде тумышың.

Яратып яшисе чагында,

Яшәми өзелде тормышың.

 

Чор шулай кушканга Әфганга

Ватаным җибәрде лачынын.

Үтәде ул хәрби бурычын,

Белмичә ялганын һәм чынын.

 

Илләрне бер Кояш яктырта,

Ул Әфган җирен көйдерә.

Кан белән юылган тауларда

Кайнарлык бигрәк нык сизелә.

 

Бик кыска булды ла гомере,

Юлларын кистеләр дошманнар.

"Хушыгыз, минем дә илемдә

Күрәсе бик килгән дуслар бар.

 

Тик күрә алмадым, бик кыска

Булды шул гомерем, бик кыска.

Гафу ит, узмаган яшьлегем,

Ай, гашыйк идем лә тормышка".

 

Гомере чит җирдә өзелгән

Солдаттан әманәт бу сүзләр.

Язмасын яшьләргә сугышлар,

Гел тыныч дөньяда үссеннәр.

Дания Миңнеханова.

Саба кадет интернат-мәктәбе.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев