Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Төбәкара ярышта

Саба һәм Кукмара районнары чигендә урнашкан матур табигатьле Ятмас-Дусайда менә ун ел инде авыл бәйрәме үткәрелеп килә.

Дөресен әйтергә кирәк, кайбер урыннарда башланган мондый чаралар кыска гомерле була, бераздан сүнә. Ә менә ятмасдусайлылар һәр Яңа ел башында мөхтәрәм авылдашлары - тимер бәдәнле көрәшче, Сабантуйларда күп тапкырлар батыр калган Гәрәй Кәримов белән гаҗәеп матур һәм моңлы тавышлы үзенчәлекле башкару осталыгына ия булган Заһретдин Фәхретдиновны искә алып, укучылар арасында татарча көрәш һәм җыр бәйгесе үткәрәләр. Бу чараны башта Кукмара һәм Саба районнары хакимиятләре, аларның мәгариф бүлекләре башлап җибәргән иде. Аннары спартакиада-фестивальгә Мамадыш, Киров өлкәсенең кайбер авыллары көрәшчеләре һәм талантлы җырчылары килеп кушылгач, төбәкара чарага әйләнде ул.

Быелгы бәйге дә тәрбияви шартларда башланып китте. Яшь көрәшчеләрне һәм җырчы сандугачларны Кукмара районы хакимияте башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина, шушы авыл тумалары - Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, ике "Почет билгесе" һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры, Кукмараның ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, Югары Утар балалар йорты интернаты директоры, Россия Федерациясенең атказанган социаль хезмәткәре Имаметдин Гәрәев, ике районның мәгариф бүлеге җитәкчеләре Роберт Мансуров һәм Илфат Шакиров абыйлары тәбрикләп, бу чараларның хәзерге буында туган җиренә, аның күренекле шәхесләренә ихтирам хисе тәрбияләүдәге роленә тукталдылар.

Быелгы көрәшне 2002 елда, ягъни Ятмас-Дусайда спорт һәм җыр бәйрәме тәүге тапкыр оештырылган елда туган малайлар башлады. Көн буе бил алышканнан соң, үз үлчәүләрендә безнең районнан Фәндүс Нәбиуллин, Айнур Гыйлемханов, Алмаз Биккинин, Дамир Заһидуллин, җиңү яуладылар һәм махсус призларга лаек булдылар.

Җыр фестивале жюриена Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Сәлахов җитәкчелек итте һәм иң-иң талантлы һәм өметле сәнгатьсөярләргә спонсорлар алып килгән бүләкләрне тапшырды.

Кыскасы, авыл алдан әзерләнеп бәйрәм итте бу көнне, һәр йортка диярлек туганнар, кунаклар кайтты, кышкы муллыктан табыннар хәстәрләнде. Ә кичен тамашачылар бердәм рәвештә мәдәният йортына җыйналып, яраткан җырчыларыбыз Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәлахов, Азалия, Энҗе Шәймурзина, Рисәнә Молстафина, Тәнзилә Яруллина чыгышларын алкышладылар.

Т.Саматов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев