Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Укытучы һәм интернет

Соңгы елларда зур тизлек белән үскән интернет челтәрен укытучыларыбызның күбесе үзләренең педагогик, методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата- аналар белән эшләүдә, дәрес һәм класстан тыш эшләрне әзерләүдә, үткәрүдә оста куллана.

Эш тәҗрибәләре белән мәктәп сайтларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Белем порталы"нда, "Ачык сыйныф", "Методист" электрон битләрендә уртаклашалар. ТР электрон белем бирү проекты кысаларында укытучылар өчен күп кенә берләшмәләр оешты. Анда теләгән һәр педагог үз эш тәҗрибәсен урнаштыра, күңеленә хуш килгәнен сайлап ала һәм борчыган сорауларына җавап та таба ала. "Ачык сыйныф"(http://www.openclass.ru) күпләргә таныш."Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек" (http://www.uztest/ru.) укытучылар, укучылар өчен файдалы.

Бүген һәр укытучы үз осталыгын камилләштерүнең мөһим юлларын үзе ачыклый. Озын һәм катлаулы юлны һаман алга баручы гына үтә ала. Үз белемнәрен бәяләү өчен укытучыларыбыз бу көннәрдә IT-компетенция буенча тест уздылар. Барлыгы 85 укытучы катнашты, уртача баллар 85 процент тәшкил итте. Бу сан лицеебыз укытучыларының виртуаль дөнья белән яхшы таныш булуын күрсәтә.

Энҗе Галиуллина.

Шәмәрдән лицее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев