Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа ел – Аждаһа ел

Яңа ел - Аждаһа ел Тузгып-тузгып кар-бураннар узды, Җир төренде ап-ак юрганга. "Киек казлар юлы" йолдыз чәчте Син киләсе сихри юлларга. Аждаһа ел булып киләсең син, Әкияттәге усал, явыз зат. И, Яңа ел! Андый була күрмә, Шомлыклардан безне ит азат. Гади халык тәмам булды гарык, Эш юклыктан, акча юклыктан. Ялган...

 

 

Яңа ел - Аждаһа ел

Тузгып-тузгып кар-бураннар узды,

Җир төренде ап-ак юрганга.

"Киек казлар юлы" йолдыз чәчте

Син киләсе сихри юлларга.

 

Аждаһа ел булып киләсең син,

Әкияттәге усал, явыз зат.

И, Яңа ел! Андый була күрмә,

Шомлыклардан безне ит азат.

 

Гади халык тәмам булды гарык,

Эш юклыктан, акча юклыктан.

Ялган белән аңны томалыйлар -

Коткар безне андый мутлыктан.

 

Халык сорый, сорый Ходайдан:

- Игелекле көннәр бирә күр.

И, яңа ел! Илнең түр башына

Мәнле затлар алып килә күр.

Зөфәр Шәйхетдинов.

 

 

Яңа ел хисе

Хәйләкәр җил җилпуч бүген -

Җилпуч җиле борып тора.

Гүя болыт иләк булып,

Ап-ак онын коеп тора.

 

Җанны тәмам ымсындыра

Яңа пешкән икмәк исе.

Илаһи бер бәйрәм хисле

Яңа елга керү киче.

 

Кыш бабайның чыршысында

Көмеш сыман яктылык мул.

Әйтерсең дә игенченең

Кырда җыйган шатлыгы ул.

Нурсаф.

 

Бүлгәләмим елларны

Аждаһа елы килә дип

Эчкә төшми пошаман.

Хет нәрсә елы булса да,

Шәп булырга охшаган.

 

Шулай да дулкынландыра ул

Яңа ел якынлашса.

Сабый баладай сөенәм

Хыялым чынга ашса.

 

Юл буенда ап-ак булып

Бәскә төренгән нарат.

Елның килүен сыныйлар

Кышкы көннәргә карап.

 

Агачларны бәс сармаса,

Начар ел килә, имеш.

Тырышларга гына бары

Ходай мул бирә җимеш.

 

Ел артыннан еллар үтә:

Бер-берсен кабатламый

Көн артыннан көннәр үтә,

Безнең гомерне саный.

 

Елларны мин бүлгәләмим

Куйныкы. Атныкына.

Еллар барыбызныкы да,

Булмасын актык кына.

Данил Галләмов.

 

 

Кыш бабай

Кыш бабай, гел мактыйм синне

Туганнарга дусларга.

Соңга калмый килеп җиттең

Тагын безне котларга.

 

Сокланып карыйм, Кыш бабай,

Яшәргән, күр әле син!

Килгәндә очратмадыңмы

Тукайның Шүрәлесен?

 

Исән-сау йөр син, Кыш бабай,

Киеп куй син толып та.

Барган җиреңә бездән дә

Сәлам әйт син, онытма!

 

Күчтәнәчләреңә зур рәхмәт,

Исән- сау йөр син, Кыш бабай.

Йөрисе җирләрең күп бит,

Машина ал син, давай!

Айрат Мөбарәкҗанов,

Юлбат урта мәктәбенең IV сыйныф укучысы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев