Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Җыр – Алинәнең ипие бит ул...”

Алинә белән мин Шәрык клубында таныштым. Мөлаем, аралашучан бу кыз белән дуслашып киттек. Сирәк кенә булса да смслар аша хәбәрләшә башладык. Ике туган апамның туенда Алинәне кабат очраттым. Бирегә ул кунак буларак түгел, ә җырчы буларак чакырылган иде. Моңлы тавышы белән татар халык җырларын башкаруы миндә соклану уятты. Алинә белән...

Алинә белән мин Шәрык клубында таныштым. Мөлаем, аралашучан бу кыз белән дуслашып киттек. Сирәк кенә булса да смслар аша хәбәрләшә башладык.

Ике туган апамның туенда Алинәне кабат очраттым. Бирегә ул кунак буларак түгел, ә җырчы буларак чакырылган иде. Моңлы тавышы белән татар халык җырларын башкаруы миндә соклану уятты. Алинә белән очрашып сөйләшергә булдым.

Алинә Мусина Саба районының Урта Нырты авылыннан. Хәзерге вакытта ТДГПУның сәнгать белеме факультетында 5 курста белем ала.

  • Алинә, җыр белән кызыксынуың ничә яшьтән башланды?
  • Өйдәгеләр әйтүе буенча, мин телем ачылу белән жырлый башлаганмын. Ишеткән бер жырыңны көйли идең диләр. Яслегә йөргән вакытта гармунга жырлаганмын. Ә беренче тапкыр сәхнәгә менүем 3 яшьтә булган. 8 мартка концерт куйганда "Минем әби яшь әле" дигән җырны башкарганмын. Күп кеше шуңа күрә "син шул җырың белән танылдың" дия иде. Үземне белә башлаганнан бирле гел сәхнәдә инде. Тамашачы буларак утырып караган концертларым бик сирәк.
  • Әлеге сәләтең каян килгән дип уйлыйсың? Бәлки, гаиләңдә җырлаучылар бардыр.
  • Без гаиләбез белән җыр-моңга гашыйк. Әти-әнием генә түгел, әби-бабам да оста җырчылар булган. Районда узган бер генә концерт та алар катнашыннан башка үтмәгән диярлек. Әбиемне Казанга да чакырган булганнар, тик ул әлеге тәкъдимнән баш тарткан.
  • Уңышларың турында да әйтеп кит инде.
  • Беренче тапкыр 1998елда (8яшь) "Мәктәп сандугачы" булдым. Районда узган "Дулкыннар-2006" - I урын, "Гармуннарга кушылып җырлыйк әле - 2008" - I урын һәм башка шундый зона конкурслары. Ә республика күләм бәйгеләргә килсәк, "Йолдызлык - 2003" - дипломант, 2006да - III урын, "Сандугач керде күңелгә - 2005" - тамашачы мәхәббәте призы, "Ягымлы яз - 2009", "Татар моңы - 2009", "Ватан - 2007" - дипломант.
  • Алинә, күбрәк нинди җырлар башкарырга яратасың?
  • Мин күбесенчә халык җырларын, данлыклы композиторларыбыз иҗат иткән җырларны башкарам. Аларның көе дә, эчтәлекләре дә күңелгә ятышлы, якын. Ни өчендер талгын җырларга өстенлек бирәм. Бигрәк тә туган як, мәхәббәт турындагыларын бирелеп тыңлыйм, үзем дә яратып җырлыйм.
  • Җыр синең өчен нәрсә соң ул?
  • Мәктәптә укыганда завуч: "Җыр - Алинәнең ипие бит ул", - дия торган иде. Кеше икмәкне кадерләгән кебек, мин дә үземне җырдан, сәхнәдән башка күз алдына китерә алмыйм. Җыр миңа һәрчак ярдәм итә. Төшенкелеккә бирелгән вакытларда да көйләп йөрсәм, үземне тынычланган кебек хис итәм, күңелләрем күтәрелеп китә. Кыскасы, җыр минем бөтен тормышым.
  • Алинә, берара синең "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамблендә чыгыш ясавыңны күргән идем, син һаман да анда эшлисенме?
  • Дәресләр күп калу сәбәпле әлеге ансамбльдән киттем мин. Уку белән эшне бергә алып баруы бик авыр. Башта укуымны әйбәт кенә тәмамларга булдым. Чөнки "3"леләр алу минем өчен оят.
  • Концертлар вакытында кызык хәлләргә дә тап булгансыңдыр. Шуларның бер-икесен әйтеп кит әле.
  • Әйе, тормыш булгач, андый вакыйгалар да булгалый. Аларның барысын да хәтерләп бетермим. Шулай да иң истә калганнарын әйтеп үтәм. Бер концертта үкчәм идән ярыгына кысылып калды. Чыкмый гына бит. Аякны боргалый-боргалый көчкә тартып чыгардым. Ярый күлмәгем озын иде әле, тамашачы сизмәгәндер дип уйлыйм.

Икенче бер концертта театрдан өзек куйдык та, шуның артыннан ук минем җырны куйганнар. Алып баручы сөйләгән арада күлмәгемне алыштырдым да, сәхнәгә чыгарга торам. Аягыма күз төшсә, галош белән оекбашымны салырга онытканмын бит! Әздән генә шул килеш сәхнәгә чыгып китмәдем.

  • Алинә, башка телләрдә дә җырларга исәбең юкмы?
  • Минем рус телендәге җырларым да бар. Туйлар, банкетлар вакытында андыйларны да сорыйлар. Француз, итальян һәм инглиз телләрендә җырлыйсым килә.
  • Буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнәсең?
  • Күбрәк кул эшләре белән утырам: пыяла, таш, җеп, мамык ише нәрсәләрдән төрле картиналар ясыйм. Яңа ризыклар уйлап чыгарып, хайран гына вакытымны кухняда да үткәрәм. Җай чыккан вакытларда автомат сүтеп җыю, пневматик винтовкадан атудан да баш тартмыйм. Велосипедта йөрергә, чәчәкләр үстерергә яратам.

Үз тормышын җырдан башка күз алдына китерә алмаган Алинә Мусинага алга таба уңышлар теләп калыйк. Татар моңын дөньяга танытуда үзеннән зур өлеш кертер дип өметләник.

Алинә Хәбибуллина.

КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев