Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Аздан да күңел була

Көтмәгәндә улыбыз (миңа онык була инде) каты авырып киткәч, педиатр Миләүшә Йосыпованы чакырдык.

Табиб тиз арада килеп җитте һәм баланы тыңлап-тикшереп карап, дарулар язып бирде. Шул даруларны эчкәч улыбыз тиз арада аякка басты. Шуңа да карамастан, Миләүшә Халит кызы аннан соң да аның хәлен даими белеп торды, шәфкать туташы Флера Сираҗиеваның да эшеннән канәгать калдык.

Безгә улыбыз Ильяс матур гына уйнап йөргән җирендә кулына шырпы керткәч тә, "Ашыгыч ярдәм"гә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Чөнки шырпы үзебез генә ала торган булып чыкмады. Ә "Ашыгыч ярдәм" шәфкать туташы Альбина Шәмсетдинова, Ильясны сөйләштерә-сөйләштерә, шырпыны җиңел алды. Улыбыз хәтта авыртуны сизми дә калды. Кулының сызлавы бетеп китеп, үзе үк: "Рәхмәт сиңа, Альбина апа",- дип куйды. Кайчак беренче карашка гади генә тоелган медицина ярдәменнән дә күңел була, тизрәк күңелдәге ихтирам хисләрен белдерәсе килә. "Ашыгыч ярдәм"нең ничек эшләвен 50 ел бергә гомер иткән ирем авырып киткәч тә яхшы белгән идем. Бик итәгатьле булып чыктылар, иремнең авыр вакытларын аның янында уздырдылар.

Табибларны, шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, үз хезмәтләренә тугры калуларын телибез.

Кадрия Моратова.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X