Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Дала язмасы

Бар иде бит яшь чаклар, иксез-чиксез далаларда урак урып йөргән чаклар! Бу мәкаләмне язарга утырганда үткән гомер, күргән җирләр, бергә укыган, эшләгән иптәшләр күз алдымнан үтте. Үзебез йөргән җирләр дә, рәхәтләнеп су коенган елгалар, Сатыш авылындагы тегермән буасы суыннан башлап, Вятка, Кама, Идел, Урал, Сакмар, Ашказар, Казанкада коенырга насыйп булды. Елгадагы сулар кебек, кешегә бирелгән гомер дә кире кайтмаслык булып ага да ага...

Адәм баласын ашаган ризыгы, язмышы йөртә. Аллаһы Тәгаләдән башка, тәкъдиргә язылганны беркем дә белә алмый. Бу дөньяда күпме кеше бер телем икмәк өчен тилмереп гомер иткән... Бу турыда күпме гыйбрәтле язмалар бар. Бу язмам да шул хакта.

Игенче- авыр, мактаулы хезмәт. Безнең бабаларыбыз үзләренә ризыкны хәләл көчләре белән җирне эшкәртеп, чәчеп, урып-сугып, ашлыкны он итеп, ипи пешереп ашаганнар. Безнең бәрәңге бакчасы уртасында бабайлардан калган ашлык суга торган урын бар иде. “Басудагы ашлыкларны җәй көне урып, көлтәләп алып кайтып, шунда кибәнгә өя идек. Кыш көне суыкта ашлык сугасы урынны чиләк-көянтә белән су ташып катырып, чабагаш дигән эш коралы белән, туган-тумача, күрше-тирә берләшеп, өмә ясап суга идек,”-дип сөйли иде әби. Ул урын безнең бакчада 50нче елларга кадәр сакланды. Аннан соң ул җирне сукалап, бәрәңге бакчасы иттек.

Колхозлар оешып, аерым хуҗа­лык басулары берләшкәч, иген­челеккә дә әкренләп үзгәрешләр керә башлый. Чабагаш белән сугу әкренләп бетә. Без күргәндә әниләр басуда көлтә бәйләү өчен саламнан бау ясарга, басудан кайтарылган көлтәләрне чабагаш белән сугып, суккан көлтәләрне суга манчып, басуга алып китәләр иде. Басудагы көлтәләрне авылга ташып, бер җирдә ат белән хәрәкәткә китерелә торган суккычта, икенче җирдә су тегермәненә көйләнгәнендә суктырдылар. Ашлык чистарту машиналары кул белән әйләндерелә торган тактадан эшләнгән чистарткычлар иде. Алга таба басуда атлы ургычлар эшли башлады. Алар авылда 6-7ләп булды. Атларны алыштырып, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләделәр. Ургычларның пычакларын төнлә кайрыйлар иде.

Заманалар үзгәргән саен, иген көлтәләрен басуда аерым урыннарга кибән итеп өеп, шунда суга башладылар. Катлаулы сугу машиналары чыкты. Бу техниканы тәгәрмәчле тракторлар эшләтә иде. Әлеге машиналарны, чиратлап колхозларга биреп, көне-төне “җигәләр” иде. Шул заманда “Коммунар”, “Сталинең”, “РСМ-8” тагылма ашлык суктыру комбайннары, алга таба үзйөрешле “С-4” комбайны чыкты. Ашлык сугу машиналарында үземә дә эшләргә туры килде. “Коммунар” комбайнының ашлык җыя торган бункеры юк иде, ашлыкны капчыкка тутырып, басуга ташлап бардык. Күчмә ашлык сугу машинасында ат белән салам тарттырдым. 1963 елда Үрнәктә укып кайткач, С-4 комбайнында эшләдем. РСМ-8 комбайнында Оренбург даласында иген урдым. Бу машиналарны хәзерге яшьләр күрсә, нәрсә әйтерләр иде икән? Кайда да булса бу техникалар сакланамы икән? Шуны өстәп әйтәсем килә, анда эшләгән кешеләргә техник белемнән бигрәк, тимер чыдамлылыгы кирәк булгандыр. Исән калганнар, кайтаваз язмый калмаслар.

Сугыш яралары әкренләп тө­зәлгәч, авыл хуҗалыгына да игътибар бирелә башлады. МТСларда булган техникаларны колхозларга саттылар, чылбырлы, резин тәгәрмәчле тракторлар, заман өчен яхшыртылган үзйөрешле СК-3, СК-4 комбайннары кайтты, амбар техникасы да яңартылды. Хуҗалыктан җыйган бәләкәй келәтләр урынына, яхшы ашлык складлары төзелде. Шушы елларда зур тарихи вакыйга булган чирәм җирләрне үзләштерү башланды. Татарстан механизаторлары чит өлкәләргә җибәрелде, аларның күбесе шунда калдылар.

1963 елда Оренбург өлкәсендә практика үттек. Шарлык райо­нының Карл Маркс совхозында эшләдек. Эшебезне яраттылар, өр-яңа өйләр бирәбез, калыгыз дип кыстасалар да, барыбыз да туган авылларыбызга кайттык. 1973 елда миңа бер төркем иптәшләр белән казах далаларына бару бәхете насыйп булды. Июль аеның унбишләре бездә уракның яртысына җиткән вакыт, Казанда җыелыш ясап, юлга командировочный биреп, иллеләп кешене 2 автобус белән тимер юл вокзалына озаттылар. Поездга утырып Казахстанның баш шәһәренә килеп җиттек. Анда безне тиешле урыннарга бүлделәр. Безгә, алты кешегә, Тургай өлкәсе Яңа дала районы Титов исемендәге совхозга барасы булды. Совхозга килеп җиттек, юлда карап барабыз, очсыз- кырыйсыз бодай басулары... Безнең күзләр мондый киңлеккә ияләнмәгән. Сөйләшеп барабыз, бу басуларны ничек урып бетерәсе булыр икән дип. Совхозның йөз мең гектар җире бар, шуның 40 мең гектарын сөреп чәчкән (сөреп чәчкән дип әйтү дөрес булмас, андагы климат та, җир дә сөреп чәчелә торган түгел), чәчүдә культиватор чәчкечләр кулланыла. Совхозның 6 бүлекчәсе бар, алар басуларга, ферма торагы шикелле саманнан ясалган тораклар ясап урнаштырылганнар. Шунда механизаторларга тору урыны, ашханә, матур гына күле бар, шуның өстенә мунча эшләнгән. Мунча һәрвакыт ягыла, көн саен юынып, чистарынасы.

Совхозның 350 комбайны бар, күбесе СК-3, СК-4 , сибиряклар яңа кайта башлаганнар иде. Техника паркын күреп, сокланып карап тордык, гади генә әйткәндә, бер совхоз Татарстанның өч районы бит инде ул. Эшне оештыру да, тәртип тә сокланырлык. Комбайннар алдык, эшкә тотындык. Урак башланып кына килә. Андагы эшнең масштабын Татарстанның бер районы белән дә чагыштырып булмый. Бер ягын гына әйтеп китәм, бригаданы 2 кеше җитәкли, управляющий һәм агроном. Иртә белән комбайнчыларга бер генә сорау: ашлык ташырга ничә машина кирәк? Машиналар бар да яңа, ничәне сорасаң да бирәләр, эшлә генә. Без барган елны уңыш яхшы иде. Без күреп ияләнмәгән андагы бодай таулары әле дә төшләремә керә. Совхозга ярдәмгә Украинадан да комбайннар килде. Көннәр матур торды. Эш беткәч, утызлап комбайнны үз “хутлары” белән Кустанай өлкәсенә җибәрделәр, юлда фаҗига булып, 4 комбайнчы үлде. Башына килгән кешеләргә зур хәсрәт бу.

Эш бетте. Миңа 7000 сум хезмәт хакы бирделәр. Ул вакытта СК-3 комбайны 14000 сум тора иде. Бер тонна бодайга язу алып, машинага төялеп Аркалык станциясенә киттек. Сау бул, дала!

Илебезнең күп җирләрендә йөреп, дөнья күрү, минем өчен зур мәктәп булды. Улым Әсгать тә күп еллар комбайнда яратып эшли, алдынгы урыннарны алып бара. Оныкларым да безнең эшне дәвам итәр дип уйлыйм.

Габделәхәт Шакиров, Сатыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев